- Эл.почта
- gaianova77@mail.ru
- Адрес сайта
- gayanova_i_v.a2b2.ru

Никадәр кызыклы, сихри һәм шул ук вакытта серле дә балалар дөньясы... Шушы нәни вакыйгаларга бай, яңалыклар белән тулы нәниләр казанында мин инде өченче елымны кайныйм.
Сабыйларны кечкенәдән үк тәртипкә һәм пөхтәлеккә, матурлыкны һәм гүзәллекне тоя белергә өйрәтү, аларда кешелеклелек һәм мәрхәмәтлек кебек сыйфатлар тәрбияләү, балаларның сәламәтлеген ныгыту – эшчәнлегемнең төп юнәлешләре. Тәрбияченең һәрбер көне үзенчәлекле. Яңалыкка омтылып, белем бирү эшчәнлеген кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрүгә дә күп көч салам.
– Балалар белән эшләүдән күңелемә бетмәс-төкәнмәс кинәнеч, рухи азык алам.
Бөек галим мәгрифәтче язучы Ризаетдин Фәхретдин безгә мәңге онытылмаслык шундый нәсыйхәт язып калдырган: “Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”. Бу бөек сузләрнең асылына төшенсәң, балалар бакчасында эшләүче тәрбияченең нинди җаваплы эш башкаруын аңларга мөмкин.